Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә ике ифтар узды
Узган ялларда, Кадер кичәсе алдыннан, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә ике чара үткәрде. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче ифтар Ленинград өлкәсенең Выборг районы Рощино авылында узды. Әлеге чарага муниципалитет активистлары һәм җәмәгать эшендә катнашучылар җыелды.
Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Выборг районы «Әнсәр» татар җәмгыятен оештыруда башлап йөргән җәмәгать эшлеклесе Шамил Алюшев кичәнең оештыручысы һәм кунагы булды. Чарада шулай ук Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Таһир Вәлиуллин катнашты. Программа кысаларында Фирая Рәшит кызы дога укыды, шулай ук ислам нигезләре турында сөйләде һәм дингә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Икенче чара Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә узды. Ислам нигезләрен укытучы Наилә ханым кунакларга дин нигезләре һәм Кадер кичәсенең әһәмияте турында сөйләде. Рәссам Илдус Вахитов балалар өчен иҗади дәрес оештырды. Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов тә чараның кунагы булды.
