Әлмәттә мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 215 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Әлмәт районында мәгариф мохитен масштаблы яңарту дәвам итә: 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында 5нче гимназиядә һәм 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелә. Финанслауның гомуми күләме 215 миллион сумнан артып китәчәк, дип хәбәр итте район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова.
Аның мәгълүматларына караганда, подряд оешмалары бүгенге көндә демонтаж эшләре алып бара, түбә ябу һәм тәрәзә блокларын алыштыру белән шөгыльләнә. Тотрыклы җылы һава торышы урнашкач, төзүчеләр гимназиянең фасадын җылыту һәм тышлауга керешәчәк.
Киләчәктә биналарның эчке бизәлеше һәм матди-техник базасын яңарту ниятләнә: сыйныфларда яңа җиһазлар, уку һәм лаборатория җиһазлары барлыкка киләчәк, сантехника һәм яктырту системалары алыштырылачак.
«Ремонт эшләре быелның гыйнварында башланды. Бурыч -яңа уку елы башланганчы бөтен эшләрне төгәлләү», - диде Хәбетдинова.
Фотолар: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте
