ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Екатеринбургта заманча татар музыкасында хатын-кыз һәм ир-ат образы темасына лекция узган

0

Екатеринбургта «Татар һәм башкорт музыка фольклорында хатын-кыз һәм ир-ат архетиплары: заманча караш» дип аталган музыкаль лекция узган. Бу хакта Екатеринбург татарларының «Яшен» оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Чарада катнашучылар «Йатаган» этно-төркеме, «Urtic» электрон дуэты, Аргымак, Gauga рок-төркемнәре кебек заманча башкаручыларның музыкасында хатын-кыз һәм ир-ат образлары бирелеше үзенчәлекләре турында сәйләшкән.

Лекциядә күтәрелгән сораулар:

  • Хатын-кыз (кызлар, кәләшләр, хатыннар) һәм ир-атларның (сугышчылар, җайдаклар, батырлар) образлары нинди музыкаль чаралар ярдәмендә тудырыла?
  • Музыка фольклорында ни өчен ир-ат һәм хатын-кызны аерып күрсәтү мөһим булган?
  • Башкорт әкиятләрендә феминизм идеяләре чагыламы?
  • Бүгенге музыкантлар рок һәм хип-хоп жанрларында хатын-кыз һәм ир-ат образларын ничек гәүдәләндерә?

Очрашу татар һәм башкорт милли музыкасында сурәтләнүче башкорт гүзәлләре һәм тугры батырлары, татар ханбикәләре һәм курку белмәс егетләре архетиплары турында җанлы фикер алышу форматында узган.