ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Пенза өлкәсе Югары Әләзән авылында хатын-кызлар ифтары узды

0

Пенза өлкәсенең Югары Әләзән авылында «Халык традицияләрен саклаучы хатын-кыз» өлкә форумы кысаларында мөһим вакыйга — хатын-кызлар ифтары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Югары Әләзән урта мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытыла торган мәктәп директорлары ассоциациясе җитәкчесе Мәрьям Тачукова һәм Югары Әләзән урта мәктәбенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Розалия Айсина инициативасы белән оештырылды.

Авыз ачу мәҗлесенә төрле яшьтәге 100дән артык хатын-кыз җыелды. Ифтар Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук алгы сызыкта илебезне саклаучыларга багышланды.

Кунаклар арасында хакимият, социаль һәм хәйрия оешмалары вәкилләре, педагогик хезмәт ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары һәм апалары бар иде. Аларның барысын да уртак максат, ышаныч һәм үзара ярдәм берләштерде.

Мәрьям Тачукова барысын да җылы сәламләде һәм сугыш кырында якыннарын югалткан хатын-кызларга рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Без бу ифтарны әлеге хатын-кызлар үзләренең ялгыз түгеллеген, авыр вакытта ярдәм кулы сузучылар барлыгын белсеннәр өчен оештырдык», - дип искәртте ул.

Ифтар мөбарәк айда изге гамәлләр кылу мөмкинлеге генә түгел, төрле яшьтәге хатын-кызлары арасында бердәмлек, үзара аңлашу һәм рухи бәйләнешне ныгыту өчен чын мәйданчык та булды.