ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тыл хезмәтчәне Әлфинур Сәмигуллина туган көнен билгеләп үтте

0

Фото: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Әлфинур Сәмигуллина туган көнен билгеләп үтте. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул 1931 елның 13 мартында Арча районының Күлтәс авылында туа.

Бөек Ватан сугышы башлангач, аның әтисен фронтка алалар. Сугышка кадәр Әлфинур Шәйхулла кызы колхозда эшли. Мәктәптә дүрт ел белем ала.

18 яшендә Сәмигуллина Орск шәһәренә күчеп китә, анда биш ел тегү фабрикасында эшли. Соңрак Казанга кайта, кияүгә чыга һәм өч бала таба.

Әлфинур Шәйхулла кызы хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен Казан оптика-механика заводына багышлый. Хәзер ул кызлары тәрбиясендә яши. Сәмигуллинаның берничә юбилей бүләге бар.