ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Санитария кагыйдәләре бозылу сәбәпле, Казанда балалар бассейны эше туктатылган

0

Санитария кагыйдәләре күп тапкырлар бозылу сәбәпле, Казанда «Лягушонок» балалар бассейны эше туктатылган.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, хилафлыкларны прокуратура белән килештерелгән планнан тыш тикшерү вакытында тапканнар. Алар арасында микроклиматны контрольдә тотмау, паразитлар бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен су пробасын алмау һәм башка хилафлыклар бар.

Тикшерү материаллары судка җибәрелде, ул бассейн эшчәнлеген 90 көнгә туктату турында карар кабул итте.