ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Җеп» – безне буыннар белән тоташтыручы көч: Милли музейда үзенчәлекле күргәзмә ачылды

0

Татарстан Республикасы Милли музеенда татар хатын-кызлары костюмнарына багышланган «Җеп» күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә Fashion Iftar чаралар циклы кысаларында үткәрелә, проектның идея авторы – Fashion Iftar чарасын оештыручы, мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Экспозициядә татар костюмының архив вариантлары һәм заманча дизайнерларның эшләре тәкъдим ителә. Биредә татар хатын-кызларының өс һәм аяк киемнәрен, бизәнү әйберләрен күрергә мөмкин.

Күргәзмә дүрт тематик өлешкә бүленгән. «Җеп. Еллар аша» – музей фондларыннан традицион костюмнар һәм элементлар, «Җеп. Форма» – дизайнерлар эшләрендә милли эстетиканы заманча уку, «Җеп. Баш киемнәре» һәм «Җеп. Һөнәрләр» – әлеге бүлектә татар һөнәрчелек традицияләре: сумкалар, аяк киемнәре, Казан тегү һәм заманча дизайндагы декоратив техника эшләнмәләре тәкъдим ителә.

Проектта җирле брендлар һәм дизайнерлар: «Бюро Бану», «Луиза Скипина», «Qayna», «Your Yool», «Данияр», «Айгель Сәләх», «Сахтиан», «Гүзәл Хәиб», «Дасаев», «Matrushke» һәм «Lusi» катнаша.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Әлеге күргәзмәне кабул итү – Милли музей өчен зур дәрәҗә, биредә безнең милли асылыбыз да, яңа татар модасы да чагылыш таба. Күргәзмәнең исеме очраклы гына сайланмаган. Җеп – безне борынгы бабаларыбыз, вакыт, традицияләр белән бәйли торган чара. Биредә борынгылык һәм яңалык бер мәйданда тәкъдим ителә», – дип искәртеп узды күргәзмә ачылышында Татарстан Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Быел унынчы тапкыр узучы Fashion Iftar татар традицияләренә, мәдәниятенә һәм ирек темасына багышланган. Проектка нигез салучы Җәннәт Минһаҗева күргәзмә аша буыннар арасындагы бәйләнешне күрсәтергә теләвен әйтте.

«Мин морзалар нәселеннән, әлеге күргәзмә белән үземнең нәселемә хөрмәт белдерәсем килде. Күргәзмә «Җеп» дип атала, җеп – безне буыннар аша бәйләп торучы, безне бер-беребез белән тоташтыручы көч. Әлеге күргәзмә аша мин татар мәдәниятенең зыялылыгын ягын күрсәтергә теләдем. Чөнки балачактан мине татарлар – белемгә омтылучы, сәнгатьне, мәдәниятне яратучы, һәрвакыт үсешкә омтылучы халык дип тәрбияләделәр», – дип сөйләде Җәннәт Минһаҗева.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Күргәзмәдә шулай ук рәссам Нияз Хаҗиәхмәтовның плакатлары тәкъдим ителә. Әлеге плакатлар арт-деко-модерн стилендә эшләнгән һәм ХХ гасыр башы мода журналлары һәм открыткалары тышлыклары белән стильләштерелгән.

«Бүген безнең төрле брендларны бергә күрү мөмкинлеге барлыкка килүенә шатмын, мәсәлән, Нияз Хуҗиәхмәтовның эшләре әлегә кадәр мондый масштаблы күргәзмәдә күрсәтелгәне булмады. Мин аның иҗаты белән күптән таныш һәм әлеге эшләрнең киң аудиториягә тәкъдим ителүе мин өчен бик мөһим», – диде ачылыш тантанасында Җәннәт Минһаҗева.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Залларда брендлар турында кыскача мәгълүмат һәм QR-кодлар урнаштырылган такталар да бар.

«Барлык заллар да төрле стильләргә багышланган, ләкин алар барысы да, архив материалларына таянып, үз образларын тудыра. Һәр бренд янында QR-код бар, кунаклар кызыксынган очракта брендларның сәхифәләренә керә һәм алар белән таныша ала», – дип сөйләде проект кураторы Җәннәт Минһаҗева.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музеенда 31 мартка кадәр тәкъдим ителәчәк.