ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ветеринария идарәсе Корбан бәйрәменә сарыкларны Татарстанда сатып алырга чакырды

0

Татарстан территориясенә читтән китерелгән терлекләр белән бергә куркыныч йогышлы авырулар кермәсен өчен, республика халкына төбәк эчендә Корбан бәйрәмендә сарыклар алырга кирәк. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин шундый киңәш бирде.

«Терлекләр белән бергә республикага сарык һәм кәҗә бруцеллезы, сарык һәм кәҗә чәчәк авырулары һәм башкалар да эләгергә мөмкин. Куркыныч бар. Башка төбәкләрдә мондый авырулар бар, һәм без алар өчен җавап бирә алмыйбыз. Шуңа күрә инфекцияләр керүне булдырмау максатында без сарыкларны Татарстан Республикасы эчендә сатып алырга чакырабыз», - диде ул.

Мотыйгуллин сүзләренчә, шулай итеп республикага терлекләрнең куркыныч авырулары кертелмәячәк һәм сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.