ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Розалия Арсланова: Кешеләр еш кына күрсәтелгән хезмәтләрнең дөреслегенә инанмый

0

Кешеләр еш кына күрсәтелгән хезмәтләрнең дөреслегенә инанмыйча акча түли, аннары үзләре үк шуннан зыян күрә.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова сөйләде.

Ул куркынычсыз товарлар темасы бөтен дөньяда актуаль булуын һәм, бу нисбәттән, халыкның уяу булырга тиешлеген ассызыклады. Инспекция белгечләре хокуклары бозылган гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итә. Өченче зат исеменнән кулланучыларның хокукларын яклыйлар.

«Һәр районда безнең белгечләр халыкны кабул итә. Гражданнар өчен бу очрашулар бушлай», – диде Розалия Арсланова. 2025 елда халык белән 716 очрашу үткән, 1740 кешедән мөрәҗәгатьләр кабул ителгән.

«Белеме җитмәгәнлектән еш кына гражданнар хокуклары бозылуга дучар була. Кешеләр еш кына белдерүләр буенча хезмәт күрсәтүчеләрнең контрагентлары белән килешү төзиләр, ул эшмәкәрләрнең эшчәнлеге дөреслегенә, намуслыгына инанмыйлар. Гарантия ягыннан бернинди бурычлары да булмаган кешеләргә акча бирәләр дә, аннары төрле инстанцияләр буенча шикаять белән йөриләр», – дип билгеләп узды Розалия Арсланова.

Узган 2025 елда Татарстан халкыннан барлыгы 2300 мөрәҗәгать килгән. Аларның күпчелеге сәүдәгә кагылышлы. Көнкүреш хезмәтләре белән бәйле шикаятьләр – 9,1 процент, җәмәгать туклануы белән бәйле мөрәҗәгатьләр – 1,3 процент. Мөрәҗәгатьләрнең 85,3 проценты судка кадәр үк кулланучылар файдасына хәл ителгән.

Розалия Арсланова кулланучыларга сәүдә өчен каралмаган теләсә кайсы урыннарда товар сатып алмаска киңәш итте. Сәүдә челтәрләренә кертелгән товарлар гына контроль аша уза, дип кисәтте.

«Сату өчен билгеләнмәгән урыннарда логистика да, сатучы җаваплылыгы да юк. Метро янында, тагын башка җирләрдә бернинди этикеткасыз товар сатып алып, аннары «ник бу урында сатыла соң ул» дигән зарланулар килә. Хәтта кибеттә дә кулланучыларның хокуклары бозылырга мөмкин, шуңа этикетканы яхшылап укырга, җитештерүченең юридик адресы бармы, аннары кемгә шикаять белдереп булуын алдан уйларга кирәк. Бигрәк тә, өлкән буын вәкилләрен дә шул хакта кисәтәбез», – диде бүлек мөдире.