ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллыда яшәүче чемпион Назимә апа Закирова: Миңа әле 83 кенә... - «Сөембикә»

0

(Казан, «Татар-информ», «Сөембикә», Чулпан Галиәхмәтова)

«Үҗәтлектәндер барысы да...»

– Пауэрлифтингка кереп китүем гайре табигый хәл түгелдер. Бөтен нәрсә белән кызыксынганым, һәр җирдә үземне сынап караганым өчен хезмәттәшләрем «автомотовелофотоэлектрорадиомонтер» дип йөртә иде мине. Армрестлинг буенча Дөнья чемпионы булган танышым берсендә үзе белән тренировкага чакырды, иярдем дә киттем. Өч атнадан инде Екатерингбургта узган Дөнья чемпионатында өч төр буенча чыгыш ясап, өчесендә дә алтын медаль алып, дөнья рекорды куйдым! Күпме рекорд куйганымны хәтерләмим дә хәзер – иллеләп тәгаен бар. Яңа рекорд куясыларым алда әле. Мөмкинлекләр чиксез – пауэрлифтингның 61 төрле дисцип­линасы бар. Әле менә Чиләбегә барырга җыенабыз. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын. Дис­пан­серизация үткәндә табиблар: «Сезгә 3 килограммнан артык күтә­рергә ярамый», – диләр. «Юк, юк, нинди 3 килограмм, күтәрсәм 60–70 килограмм гына инде, дим аларга», – дип көлә-көлә сөйли Назимә апа.

Яшьне күңел халәте билгели. Кемдер тумас борын картая, кемдер менә Назимә апа кебек тиктормас һәм бик кызыксынучан була. Гадәт­тә, андыйларның картаерга вакытлары да юк. «Бу кадәр егәр кайдан килә соң сезгә?» – дип сорыйм. «Кечкенәдән үк беркемгә дә таянып яшәмәдем. Аның өчен мөм­кинлек тә, җай да булмады. Яшәр өчен тырмаштык, үҗәт булдык. Менә шул үҗәтлектәндер барысы да...»

Зәй районы Кәрәкәс авылында туган Назимә апа – сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә нибары бер айлык булып кала. Мәс­кәүне яклап сугышканда алган яраларыннан 1942 ел башында әтиләре инде һәлак була. Әниләре дүрт бала белән тол кала... 31 елдан соң әтисе җирләнгән урынны эзләп таба Назимә. Әнисенең документлары арасында әтисеннән килгән «кара кәгазь» сакланган була. Шун­дагы адрес буенча Тверь өлкә­сенең Лихославль шәһәренә китә ул. Су­гыш вакытында биредә зур госпиталь эшләгән. Үлгән солдатларны төнлә бишәрләп-алтышарлап бер кабергә күмгәннәр. Җиңүнең 20 еллыгына исә туганнар каберлеге ясаганнар.

Исемлектәге 75 нче но­мер астында әтисенең исемен укый Назимә. Шунда беренче тапкыр «әтием» дип эндәшә: «Тыныч йокла, әтием», – ди... Икенче елны да бара – каберлеккә туган нигез туфрагын илтеп сала. Әлеге туганнар каберлеген шефлыкка алган мәктәп­не эзләп табып, укучылар белән бик күп еллар элемтәдә тора. Ул чакта КАМАЗ төзелеше гөрли: балаларга шушы төзелешкә багышланган альбомнар ясап җибәрә, ә укучылар аңа каберлекне ничек карап торулары, гомумән, класс белән башкарган эшләре турында яза. Әнә шулай әтисенең кабере белән булса да бәйләнеш саклап яши ул. Исән бул­са, әтиләре бик горурланыр иде балалары белән. Назимәнең олы абыйсы авылда туган нигезне сак-лый, ә кыз туганнар өчесе дә үз һөнәрләрендә атказанган исеменә лаек булган.

Ә аңа кадәр әтисез яшәүнең бөтен ачысын тоеп үсә кыз. Ир бала, кыз бала дип аерып тормыйлар, эшкә бергәләп тотыналар. Әтисез йортта хәтта уфалла арбасы да бул­мый. Авыл буйлап аны кешедән сорап йөрүләр, шуның белән урманнан ботак ташулар, утын ярулар, печән чабулар... Барысы да бүген­гедәй истә. Әнисе колхоз эшеннән кайтырга тиеш. Кечкенә Назимә казан астына ут ягып, су кайнатырга куя. Бәрәңге казып алып, ишегалдында чистартып утырганда аларга бер апа килеп керә: «Үскәнем, иртә­гә чәчлә­реңне матур итеп тарап, мәктәпкә килерсең, яме», – ди. И-и, сөенә кызчык, димәк, укый башлаячак...

Үз авылларында башлангыч белемне алгач, күрше Бигеш мәктә­бенә йөреп укый. Спорт аның тормышына менә шул чакта ук кергән­дер, мөгаен: мәктәпкә җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөри кыз. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, апасы Алабугага алып китә: культура-агарту училищесына укырга керә Назимә. Диплом алган яшь белгечне эшкә Теләче районына җибәрәләр. Беренче хезмәт хакыма сәгать алачакмын дип хыяллана кыз, тик беренчесенә дә, икенчесенә дә ала алмый – юклык заманасы... Беренче хезмәт хакына киндер тукыма сатып ала да капчык тегә. Басуга барып, шуңа салам тутырып алып кайта – ятарга матрас була. Әнисе кәфен­леккә дип алган марлясын биреп җибәргән була, шуны җәймә итеп җәеп, урын-җир ясый яшь белгеч.

Ә икенче хезмәт хакы... Авылдан хат килеп төшә. Абыйсы хатның ахырында, уңайсыз­ланып кына: «20 сум җибәрә алмас­сыңмы, үскәнем. Салым дип бик кысалар, әнкәйне хәтта авыл советына ябып төн кундырдылар...» – дип язган. Кыз алган хезмәт хакын авылга сала...

«Апа, әнием булыгыз әле»

Бигештә интернат-мәктәп ачылгач, әниләре киңәше буенча ул шунда кайтып тәрбияче булып урнаша. Инде бишенче балалар йортын алыштырган бер кыз бала белән якынаеп китәләр – Гөлфирә гел аның янында бөтерелә. Назимә кызны үзләренә авылга да алып кайта. «Апа, мин сезгә әни дип эндәшим әле», – ди кыз көннәрдән бер көнне. Назимә 19 яшьлек чагында «кызлы» була да куя шулай. Гаиләсе дә булмаган Назимә кызны үзенә тәрбиягә ала алмый, әлбәттә, әмма балалар йортында Гөлфирә аның канаты астында үсә. Хәзергә кадәр аралашып яшиләр. Ул чактагы кечкенә Гөлфирәнең үзенә дә инде 73 яшь, балалары, оныклары бар. «Син бит минем әни инде», – ди ул һаман да Назимә апасына.

Кыз баланың язмышы инде: кия­үгә чыгып Свердловски якларына китеп бара Назимә. Урал дәүләт университетында кичке бүлектә укый, көндез мәктәптә эшли. Тик гаиләсе генә озын гомерле булмый... Укуын тәмамлагач кабат туган ягына – Бигеш мәктәбенә директор урынбасары булып кайта. Һәм шуннан соң бөтен гомерен мәгариф системасына багышлый. Чаллыда өзлексез педагогик белем бирү институтында эшли – укытучы­ларның квалифика­цияләрен күтәрәләр. Лаеклы ялга чыгуга эштән китә, әмма өйдә утыра алмаячагын аңлый. Тәкъдимнәр белән шәһәр мәгариф идарәсе башлыгына бара. Тәрбия эшләре буенча методик кабинет ачалар ул чакта... Пенсиядә тормыш башлана гына икән – моны инде Назимә апа хәзер тәгаен белә! «22 ел буе пенсиядә булып, 22 көн дә өйдә утырганым юк», – ди ул. Һәм вазыйфаларын тезеп китә: комплексның Ветеран­нар советы башлыгы, инвалидлар советы җитәкчесе, «Җәүһәр» фольклор ансамбле җитәкчесе, подъезд буенча җаваплы кеше... Әле ул бал биюе буенча күпсанлы ярышлар җиңүчесе дә. Монысы – тормышы­ның иң романтик чоры...

«Аккошлар»

Ире үлеп киткәч, 15 еллап ялгыз яши Назимә апа: балаларын укыта, кияүгә бирә. Берсендә санаторийга юллама бирәләр аңа. Шунда Зәйдән бик шәп бии торган ир-ат белән танышып китәләр. Ялдан кайткач та онытмый, шалтыратып тора Әхәт абый. Көннәрдән бер көнне кунакка килергә рөхсәт сорый. Ул көнне кыз­лары да килә Назимә апаның һәм бер күрүдә ошаталар Әхәт абыйны. Әмма Назимә апа уңайсыз­лана: үзенә – 63 яшь, ә Әхәткә 77 яшь бит инде! Гаилә корыр чакмы? Бер-берсен ошатмасалар, шушы яшьтә аерылышып йөрерләрме? Икеләнүләренә олы кызы нокта куя: «Әни, яшәп карагыз әле!» – ди. Бергә яши башлауларының икенче көнен­дә үк кызлары Әхәт абыйга «әти» дип дәшә башлый... «Матур яшәдек. Бик әйбәт кеше иде. Кулларыннан гөлләр койды. 15 ел 15 көн кебек кенә булды», – дип искә ала ул чакларны Назимә апа.

Икесе дә биергә ярата. Бергәләп «Ретро» ди­гән бию төркеме оештырып җибәрәләр. Мәдәният йортына йөреп, хореограф яллап, бал бию­ләре өйрәнәләр. Алар белән тагын унбер пар шөгыльләнә: «Большой вальс» халыкара бәйгесендә биш тапкыр җиңүче булалар. Назимә апа белән Әхәт абый – арада иң матур дуэт. Икесе дә ап-актан киенгән бу парны әле күпләр хәтерлидер. Аларны аккошлар дип йөртәләр, чөнки сәхнәдә бербөтен булып йөзеп кенә йөриләр. Чит илләрдә дә үз исемнәрен аклап кайталар: Төркиядә – «Иң яхшы пар», Греция­дә «Иң сөйкемле пар» дигән исем­нәргә лаек булалар.

Ә ундүрт ел элек «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килгән «Җәүһәр» ансамбленә йөри башлый Назимә апа. Бүген ул аның җитәкчесе. «65 яшьтән 88 яшькә кадәр кызларыбыз йөри», – ди ул горурланып. Алар тернәклән­дерү үзәкләре, санаторийлар, картлар һәм инвалидлар пансионатында чыгыш ясыйлар, шәһәркүләм чараларда катнашалар. Җырлап кына яшәми Назимә апа. Эльбруска күтәрелгән! Мисырга баргач акваланг белән су астына төшкән! 80 яшендә җиңел моторлы самолетта икенче пилот булып шәһәр өстеннән очкан! «Үзебезнең өйне, бакчаларны күреп сокландым. И-и, матур инде яшәгән җиркәйләребез», – ди Назимә апа. Кызыксынуы аны шәһәрнең балалар иҗаты үзәгенә дә алып килә.

Анда Әхәт абый белән бергә­ләп... агачка уеп эшләү серләренә өйрәнәләр. «Бервакытта да эшли белмим дип әйткәнем юк. Шулай дип әйткәнче, мин эшләргә өйрәнәм», – дип елмая ул.

«Барысы да башлана гына әле»

Инглиз теленнән пауэр – көч, лифтинг күтәрү дип тәрҗемә ителә. Гади итеп кенә әйтсәк, авыр-авыр штангалар күтәрү. Куллары белән генә түгел, штанганы бармак очлары белән генә күтәреп, чемпион кала, юк, алай гына түгел, Гиннесс рекордлар китабына керә Назимә апа. Беренче ярышта, беренче чыгышында ук 10 килограмм күтәреп Дөнья чемпионы исеменә лаек була. Икен­че чыгышында – 13, өченчесендә 14 килограмм күтәреп рекордларын яңарта. Жюридан дүртенче мөмкин­лек бирүләрен дә сорый. Бу юлы 15 килограмм күтәрә! «Шулай итеп күп төрләр буенча үз-үзем белән ярышам, – дип көлә Назимә апа. – Ничә рекорд куйганымның исәбен югалттым инде. Илледән артык кына тәгаен бар».

Көненең һәр минуты исәптә. Иртәнге якта – спорт залында тренировкалар. Мускуллары уйнап торган егетләр белән «сәлам» дип кенә исәнләшә, алар белән бергә шөгыльләнә – штанга күтәрә. Хәзер бик популяр булган – көнгә ун мең адым атлау аның өчен берни түгел. Әле шимбә саен иртән торып скандинавия таягы белән йөрүчеләр төркеменә дә кушыла. Шәһәрдә нинди спорт ярышлары уздырыла, барысында да катнаша Назимә апа һәм беренчелекне бирми. Шуның өстенә фитнес-үзәккә йөри. «Башта йөгерәм, җылынам, аннан тренажер залында шөгыльләнәм, бассейнда бер сәгатьтән ким йөзмим. Иң рәхәте шунысы инде аның», – ди. Көннең икенче яртысында мәдәни чараларда катнаша. Өенә йокларга гына кайта ул.

– Спорт миңа көч-куәт бирә. Әлбәттә, чамасын белергә кирәк – артыгы ярамый! Шуңа организмны тыңлап кына шөгыльләнәм.

Картлык ул – тормыш бетте дигән сүз түгел. Һич тә! Әле бит миңа 83 яшь кенә... Тормыш ак һәм кара полосалардан тора дип әйтәләр. Дөрес түгел, минеке салават күпере төсләреннән тора. Зарланырга вакытым юк. Аннан зарланып утырып кемгә файда? Чирне аны табибка гына сөйләргә кирәк. Минем бит әле оныкларым бар. Алар белән мәш киләм. 80 яшем тулган көнне оныгым оныкчык бүләк итеп шатландырды. Җәйләрен җәннәт кебек бакчамда рәхәт чигәм. Ялкауларны бер дә яратмыйм инде. Гомер ул ничек итеп яшәсәң дә уза: караватта ятсаң да, күңелеңә яткан шөгыль белән шөгыльләнеп, кеше арасында йөрсәң дә... Үз фикерең, үз тормышың булсын. Хәзер телефон, интернет заманы – алар бик күп вакытны ала. Телефоннан кемнеңдер тормышын карап утырып, үзебезнекен «онытабыз». Тормышның матурлыгын гына күреп яши белү үзе бәхет. Мин шул бәхеттән ләззәт алып яшим. Йөрәк картаймаса, үзең картаймыйсың икән ул... Ә йөрәк ул, җырдагыча, картая белми...