ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Черек күл» паркындагы шугалак бүген сезонны төгәлли

0

Казанның «Черек күл» паркындагы шәһәр шугалагы бу сезондагы эшен төгәлли. Бүген - шәһәр халкы һәм кунаклар бозда шуа, шулай ук тимераякларны прокатка бирү пунктыннан файдалана ала торган соңгы көн. Шугалак 22:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясе Телеграм-каналында.

Кышкы сезонда мәйданчык 55 көн эшләде. Бу вакыт эчендә прокат хезмәтләреннән 25 меңгә якын кеше файдаланган.

Кыш дәвамында шугалакта төрле чаралар уздырылды: бирегә килүчеләр Яңа елны каршы алды, фигуралы шуучыларның чыгышларын тамаша кылды, тимераякта шуу дәресләрендә катнашты, шулай ук кино карады һәм бозда оештырылган кичәләрдә булды.