Казанлылар февраль аенда 22 тонна икенчел чимал тапшырган
Февраль аенда Казан халкы «Җыю ноктасы» кабул итү пунктлары аша эшкәртү өчен 22 тонна икенчел чимал тапшырган. «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, чүпне аерым җыю мәйданчыкларына 2,7 меңнән артык кеше килгән.
Казанда «ПЖКХ» идарәче компаниясе оештырган ике «Җыю ноктасы» эшли. Алар Васильченко һәм Родиа урамнарында урнашкан.
Февраль аенда Васильченко урамындагы мәйданчык - 8 тонна, ә Родин урамындагы пункт 14 тонна икенчел чимал кабул иткән.
Пунктлар көн саен 7:00-19:00 сәгатьләрдә эшли. Кабул ителә торган материаллар һәм икенчел чималны тапшыруга әзерләү кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны оператор сайтында белергә була.
2025 елда Казандагы ике «Җыю ноктасы»ннан эшкәртүгә 270 тонна икенчел чимал җибәргәннәр. Бер ел эчендә мәйданчыкларга 25 мең кеше килгән.
Моннан тыш, узган ел шәхси эшмәкәрләр чүп-чарны аерым җыю өчен яңа пунктлар ачкан. Алар Авиатөзелеш районының ике контейнер мәйданчыгында урнашкан.
