ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Таҗикстанда туган ир-атны Навальныйны финанслаган өчен Казанда хөкем итәләр

0

Бүген Казанның Совет районы судында Шухратджон Албековка карата кузгатылган эшне карый башладылар. 2021 елда Албеков Алексей Навальный оештырган «ФБК» экстремистик оешмасына 1000 сум акча җибәргән. Ул видеохостингта Навальный каналыннан ролик караганнан соң акча күчергән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гомәров.

Албеков Таҗикстанда туган. Хәзерге вакытта Казанда яшәүче әти-әнисендә теркәлгән, ИТ-өлкәдә эшли һәм бер кыз белән яши, ул судка да шуның белән килгән иде.

Фигурантка карата экстремистик оешманы финанслауда гаепләү белдерелде, шуннан соң суд язма дәлилләрне өйрәнә башлады. Албековны билгеләнгән адвокат яклый.

«Гаепләү карары аңлашыла, гаебемне таныйм», – диде судка Шухратджон Албеков.