ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның мәдәният оешмаларына 6 мең тапкыр диярлек цифрлы ID күрсәтеп кергәннәр

0

Татарстанда «Культура по МАХимуму» акциясенә йомгак ясадылар. Акция нигезендә ташламаларга хокуклары булган гражданнар, MAX мессенджерында цифрлы ID кулланып, мәдәният учреждениеләренә бушлай яки ташлама белән йөри алган.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

Ул 22 февральдән 1 мартка кадәр Татарстанда мәдәният оешмаларына халыкның 5984 тапкыр цифрлы ID күрсәтеп кергәнен әйтте. Бу күрсәткеч буенча республика – Россиядә дүртенче урында.

Мәдәният йортлары һәм клублар аеруча зур популярлык казанган – барлык барган кешенең 45 проценты аларга туры килә. Театрлар буенча әлеге күрсәткеч – 25 процент, китапханәләр – 15 процент, музей һәм цирклар буенча 8 һәм 7 процент тәшкил итә.

MAX мессенджерында цифрлы ID – һәр дүрт минут саен яңарып торучы QR-код, ул мошенниклыкка киртә булып тора.

Ташламаларга ия гражданнар өчен аның күләме төрле оешмаларда – 25 проценттан 100 процентка кадәр.