ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Татьяна Лазоркинага 94 яшь тулды

0

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Татьяна Лазоркинага 94 яшь тулган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татьяна Васильевна 1932 елның 9 мартында ТАССРның Апас районы Шонгат авылында колхозчылар гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында Сталин исемендәге колхозда зурлар белән беррәттән басуларда һәм ындыр табагында эшләгән.

Сугыштан соң 7нче сыйныфны тәмамлаган һәм 1948 елда Казанга килгән, Һөнәрчелек училищесына укырга кергән. Училищены тәмамлагач, кызны Төркмәнстан башкаласы Ашхабадка җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерергә җибәргәннәр.

1953 елда Казанга кайткан, матбугат комбинатында газета бүлегендә «Республика Татарстан» газетасы редакциясендә кулдан җыючы булып эшләгән. Аннары белгечне «Татарстан яшьләре» һәм «Яшь ленинчы» кебек кечкенә форматтагы газеталарга күчергәннәр. 1970 елда аны 4нче училищеда җитештерүгә өйрәтү мастеры итеп билгеләгәннәр. Анда Татьяна Васильевна 17 ел студентлар укыткан, шуннан соң пенсиягә чыккан.

1958 елда Татьяна Василий Лазоркинга кияүгә чыккан. Гаиләдә ике кыз – Лариса һәм Людмила туган. Тыл хезмәтчәне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.