Татарстан Милли музее Габдулла Тукайның 140 еллыгына «Кырлай» симфониясен тәкъдим итәчәк
ТР Милли музее Нәҗип Җиһанов тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бер юбилеена багышлап иҗат ителгән «Кырлай» шигъри симфониясе турында сөйләячәк. Музей директоры Айрат Фәйзрахманов «12 кат» рубрикасында «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бу - аз билгеле әсәр, без аңа Тукай юбилее елында игътибар итәргә телибез», - диде Фәйзрахманов.
Искәртеп үтәбез, быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шагыйрь 1886 елның 26 апрелендә туган.
