Бәйрәм көнне Казан юлындагы бер авариядә бала зыян күргән
Бәйрәм көнне Казан юлларында кешеләр зыян күргән ике авариянең берсендә бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, бала махсус креслода утырган. Юл һәлакәтенең башка нечкәлекләре турында хәбәр ителми.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 8 Март урамында булган икенче юл-транспорт һәлакәте турында язган иде. Чит ил машинасының йөртүчесе уңга борылган вакытта җәяүлеләр кичүендә 28 яшьлек кызны бәрдергән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.
