ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Милли музеенда География клубы һәм Этнография залы барлыкка киләчәк

0

Татарстан Милли музее якын киләчәктә Этнография залы һәм География клубы булдырырга ниятли. Музей директоры Айрат Фәйзрахманов «12 кат» рубрикасында «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Төп экспозициядән аерым урнашкан этнографик зал татарлар һәм башка халыкларның төрле төркемнәренең тарихын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, каратайлар, мордвалар тарихын ачарга, керәшеннәр, Себер, Әстерхан татарлары тарихын да, рус халкының уникальлеген дә күрсәтергә кирәк. Рус халкының безнең төбәкне үзләштерү процессының уникальлеген дә күрсәтәсе килә», - дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

Моннан тыш, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова киңәше белән, Милли музей каршында «Ике капитан» дигән шартлы исем белән География клубы яисә Географик ачышлар клубы булдыру идеясе карала, дип билгеләп үтте Фәйзрахманов.

«Музей фондларында бу юнәлеш өчен документлар да, кызыклы әйберләр дә шактый», - дип аңлатты Фәйзрахманов.

Мәсәлән, тюрколог, XIX-XX гасырлар этнографы, Казан университеты профессоры Николай Катановның көндәлеге кебек чыганаклар География клубының нигезе була алыр иде.