ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Нурлатта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ифтар үткәргәннәр

0

Түбән Нурлатта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ифтар үткәргәннәр. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

Түбән Нурлат микрорайонында игелекле традиция дәвам итә: биредә Ватан сакчыларының якыннарын бер табын артына җыеп, аларга хөрмәт күрсәткәннәр. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылган ифтар ашына махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналары, хатыннары, шулай ук һәлак булган геройларның якыннары чакырылган.

Чарада 30га якын хатын-кыз катнашкан. Мөхтәрәм кунаклар арасында фронт өчен маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар да булган. Аларның һәркайсы тылда җиңүгә зур өлеш кертә, диелә хәбәрдә.