ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллыдагы балалар мәйданчыгында имгәнгән кызның хәле яхшыра башлаган

0

Чаллыда балалар мәйданчыгында уйнаганда имгәнгән алты яшьлек кызның хәле яхшыра башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник балалар хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Баланың хәле тотрыклы, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты өзелде», – дип сөйләделәр агентлыкка.

Исегезгә төшерик, кыз 2 мартта Фоменко проспектындагы йорт ишегалдында уйнаганда имгәнгән. Якынча мәгълүматларга караганда, бала тауга менгән һәм конструкциядәге ачык урынга төшеп киткән.

Алты яшьлек бала Республика клиник балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелде. Аның хәле авыр дип бәяләнде, кызны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырдылар.

Тикшерүчеләр имин булмаган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддә нигезендә эш ачты.