ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Татар-информ» редакторының ислам дине нигезләре турында икенче китабы чыкты

0

«ЭКСМО» нәшрияты «Намаз и Ураза. Молитва и пост в жизни правоверного» дип исемләнгән китап чыгарды. Басма «Татар-информ» агентлыгының яңалыклар хезмәте җитәкчесе Альмир Хәбибуллинның «Путь мусульманина» китабы нигезендә төзелгән.

Китапта Коръәннең мөселманнарның көндәлек тормышында булырга тиешле намаз һәм ураза кебек нигезләргә карата таләпләре аңлатыла. Басмада ислам дине һәм иман нигезләренә, намазга, мәчеткә, уразага, хаҗ кылуга һәм мәңгелек дөньяга багышланган бүлекләр бар.

Альмир Хәбибуллин – «Путь мусульманина» китабы авторы. Ул шулай ук «Татар-информ»ның «Хәзрәт белән чәй» дини-агарту проектын алып бара.