Россиядә мәктәп олимпиадаларын уздыру кагыйдәләре үзгәрә
Россиядә мәктәп олимпиадаларын уздыру кагыйдәләре үзгәрәчәк. Үзгәрешләр финал этабын үтуәрү форматына, җиңүчеләрне билгеләү процедурасына, жюри составына һәм комиссияләргә карата таләпләргә, шулай ук олимпиадаларның дәрәҗәсен билгеләү тәртибенә кагылачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән «Парламентская газета» хәбәр итә.
Хәзер олимпиадаларның йомгаклау этабы барлык катнашучылар өчен дә шәхсән килеп катнашу формасында уздырылачак, баллар шәхси зачет нәтиҗәләре нигезендә исәпләнәчәк. Оештыру комитеты, жюри, методик һәм апелляция комиссияләре әгъзаларына, шулай ук олимпиадаларның дәрәҗәсен билгеләү тәртибенә карата таләпләр кырысландырыла.
2026-2027 уку елыннан катнашучыларның минималь саны 300 кешедән 500 укучыга кадәр, ә балаларны җибәрүче төбәкләр саны 10нан 25кә кадәр артачак. Моннан тыш, финалдагы биремнәрнең 30 проценты катлауландырылган, иҗади һәм оригиналь булачак.
Үзгәрешләр Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы карамагында оештырыла торган олимпиадаларга карата кулланылачак, бөтенроссия олимпиадасына кагылмаячак.
Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, үзгәрешләр кертүнең максаты – ярышларның сыйфатын арттыру, профильләрне кыскарту һәм системалаштыру, шулай ук финалистлар өчен дипломнар санын киметү.
Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Людмила Скаковская билгеләп үткәнчә, хәзер олимпиадаларда мәктәп укучылары гына түгел, көллият студентлары да катнаша алачак. Аның сүзләренә караганда, бу талантлы балалар һәм яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр булдырачак.
