ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда «Студентлар язы – 2026» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

0

«Татарстан студентлар язы» республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен конкурс сынаулары Казанда 4 апрельдән 15 апрельгә кадәр узачак. Югары уку йортлары студентлары өчен гала-концерт 18 майда, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар өчен – 21 майда булачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ассызыклаганча, фестивальдә ел саен республиканың 20 югары һәм 50 махсус урта белем бирү йортыннан дүрт меңнән артык кеше катнаша. Узган елда Татарстан җыелма командасы бөтенроссия «Студентлар язы»нда Гран-при яулады. Быел фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.

Конкурс программасы тугыз юнәлешне үз эченә ала: вокаль, инструменталь, бию, театр, оригиналь жанр, мода, медиа, видео һәм арт. Традицион рәвештә «Югары уку йортының гомуми программасы» юнәлеше иң масштаблы юнәлеш була — анда биш меңнән артык студент һәм 12 меңнән артык тамашачы катнаша.

Махсус урта белем бирү йортлары студентлары өчен 30нчы тапкыр «Язгы тамчы» фестивале узачак, ул 2,5 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк.

«Татарстан студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов билгеләп үткәнчә, «Студентлар язы» — ул фестиваль генә түгел, ә кыю, дәртле һәм талантлы яшьләр хәрәкәте. Биредә артистларның һәм креатив индустрия лидерларының яңа буыны формалаша. Республика этабының иң яхшы катнашучылары Татарстанны бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк.

Фестиваль «Россия студентлар язы» студентлар иҗатына ярдәм итү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан студентлар лигасы», Казан Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Гайдар исемендәге яшьләр үзәге.