ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Гидрометеоүзәге республикада карның кайчан эреп бетәчәге хакында сөйләде

0

Татарстанда кар катламы гадәттә 9-20 апрельдә эреп бетә. Әмма барысы да язгы процессларның үсеш характерына бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Татарстанда кар катламының иң иртә эреп бетү датасы мартның өченче декадасында теркәлгән, ә иң соңгысы – апрель азагы - майда», - дип хәбәр итте ул.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, республика буенча кар катламының биеклеге 39 сантиметрдан 67 сантиметрга кадәр тәшкил итә. Иң күп кар Яшел Үзән һәм Арча районнарында, шулай ук Казанда яуган. Республиканың күпчелек районнарында карның биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән бер ярым-ике тапкырга биегрәк.