ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Дөбъяз авылында ачылган яңа кибетнең эшен бәяләде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Дөбъяз авылында «КООП ОКОЛО» бренды белән ачылган яңа кибеттә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу объект – челтәрнең Россиядәге меңенче һәм Татарстандагы йөзенче авыл кибете.

Миңнеханов белән бергә кибетнең эшен Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Дмитрий Зубов, X5 Group генераль директорының беренче урынбасары Владимир Сәләхетдинов һәм очрашуда катнашучылар бәяләде.

Татарстан – кулланучылар кооперациясен үстерү юнәлешендә алдынгы төбәкләрнең берсе. Республика хакимияте авыл территорияләренә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә аерым игътибар бирә. 2025 ел нәтиҗәләре нигезендә, төбәктә кулланучылар кооперациясе оешмалары эшчәнлегенең гомуми күләме 27 миллиард сумнан арткан.

8-10 июльдә Казанда Кулланучылар кооперациясе халыкара форумы узачак. Чара Россия кооператив хәрәкәтенең 195 еллыгына багышланачак.