Республикакүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең финалына әзерлек бара
Республикакүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең дирекция төркеме чираттагы эшлекле утырышын үткәрде. Киңәшмә барышында көтеп алынган финал тамашасының концептуаль юнәлешләре билгеләнде, оештыру-иҗади мәсьәләләр каралды һәм әзерлек эшләренең гамәли этабына старт бирелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикакүләм «Татар кызы 2026» финалы май аенда Әлмәт шәһәрендә узачак. Әлеге вакыйга республиканың мәдәни тормышында күренекле урын алып торачак һәм киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр дип көтелә.
Якын вакытта финалист кызларыбыз зур сәхнәдә үзләренең белем-күнекмәләрен, иҗади мөмкинлекләрен, милли традицияләргә тугрылыгын һәм шәхси үсеш дәрәҗәсен тәкъдим итәчәк, диелә хәбәрдә.
