Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады
Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров социаль челтәрләрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады. Кадыров Миңнехановны илнең иң күренекле җитәкчеләренең берсе дип атады.
Кадыров билгеләп үткәнчә, Миңнеханов җитәкче вазифасында эшләү дәверендә үзен халык һәм ил мәнфәгатьләрен кайгыртучы һәм дөрес карарлар кабул итүче акыллы дәүләт эшлеклесе буларак күрсәтте. Татарстан аның җитәкчелегендә ышанычлы рәвештә үсә, икътисади потенциалын һәм социаль тотрыклылыгын ныгыта, дип белдерде ул.
Чечня башлыгы Миңнехановны инде күп еллар белүен һәм аны әйткән сүзен үти торган, принципиаль һәм хезмәт сөючән кеше дип санавын әйтте. Аның фикеренчә, Миңнехановны нәкъ менә шул сыйфатлары өчен хөрмәт итәләр.
Кадыров Чечня Республикасы белән Татарстан арасында үзара ихтирамга, ышанычка һәм Россиянең киләчәге өчен уртак җаваплылыкка нигезләнгән җылы, тугандаш мөнәсәбәтләр булуын аерым билгеләп үтте. Бу мөнәсәбәтләрне ныгытуда Рөстәм Миңнехановның шәхси роле зур, дип ассызыклады ул.
Сүзен йомгаклап, Кадыров Миңнехановка нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм халыкка, республикага һәм Ватанга хезмәт итүдә уңышлар теләде.
