Рөстәм Миңнеханов Казанның уникаль һөнәрләр үзәгендә эш барышын бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңартылган уникаль һөнәрләр үзәгендә булды. Ул биредә осталар белән очрашты һәм аларның остаханәләрен карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итә.
Республика башлыгы объектта төгәлләнеп килүче эшләр барышы белән танышты. Якын арада эшләр тулысынча төгәлләнәчәк.
