ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Пермь краенда югалган Уфа туристларының өчесе табылган

0

Коткаручылар Пермь краенда кар автомобильләрендә йөргәндә югалган туристлар төркеменнән өч кешене тапкан. Аларның икесе үлгән, берсе бик каты өшегән. Аңа табиблар ярдәм күрсәтә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Тагын ике туристны эзләү дәвам итә. Операциядә 68 кеше һәм 59 берәмлек техника катнаша, шулай ук вертолет җәлеп ителгән.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары нигезендә, биш кешедән торгантуристлар төркеме 20 февральдә Уфадан Золотанка авылына килгән. Аннан алар бишесе дә кар машиналарына утырып торак пункттан якынча 100 чакрым ераклыкта урнашкан Кваркуш яссы таулыгына юл тоткан. Туристлар Золотанкага 24 февральдә кире кайтырга тиеш булган.