ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан белән Абу-Даби арасындагы рейслар гамәлдән чыгарылды

0

Казан белән Абу‑Даби арасында рейслар гамәлдән чыгарылды. Бу хакта мәгълүмат Казан аэропортының онлайн-таблосында чыкты.

Абу‑Дабига 13.30 сәгатьтә очарга тиешле рейс «гамәлдән чыгарылган» дип билгеләнгән. Шулай ук Абу‑Дабидан 12.35 тә көтелгән очыш та булмаячак. Шул ук вакытта Шарджага рейслар расписаниедә кала: Шарджадан очып килү 22.55 тә, очып китү 23.55 тә көтелә.

Үз чиратында Россия туроператорлары ассоциациясендә (АТОР) белдерүләренчә, 1 мартка рейсларның бер өлеше расписаниедә тора, әмма очышларның шактый өлеше, мөгаен, һава киңлегенең чикләнүе аркасында булмаячак.

Россия туроператорлары ассоциациясе вице-президенты Артур Мурадян бәяләвенчә, хәзерге вакытта Фарсы култыгы илләре аша рейсларга билетлар алган 6-8 мең турист Россиягә кайта алмый. Бер өлеше инде транзит шәһәрләрдә, бер өлеше — барган илләрендә ял итүне озайтырга мәҗбүр. Күпчелек Air Arabia, Qatar Airways, Emirates, flydubai, Gulf Air, Oman Air авиакомпанияләренә билетлары булган пассажирлар.