ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда 4 мартта хәбәр итү системаларын тикшерү өчен сиреналар кабызылачак

0

Татарстанда 4 мартта республикадагы хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, 10.40 һәм 10.45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә) кабыначак, ә 10.43 сәгатьтә мөһим хәбәрләр тапшыру өчен теле - һәм радиоканаллар кулланылачак.

Халыкка тынычлык сакларга киңәш итәләр. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк.

Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын тикшерү елга ике тапкыр - яз һәм көз айларында уза.

«Барыгызга да игътибар!» сигналы - бу халыкның игътибарын хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына җәлеп итә торган бердәм сигнал. Ул сиреналар, тавышлы элемтә, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка техник хәбәр итү чаралары ярдәмендә яңгырарга мөмкин.