Израильнең Иран мәктәбенә һөҗүме вакытында 40 кеше һәлак булган
Израильнең Ирандагы кызлар өчен башлангыч мәктәпкә һөҗүме вакытында 40 кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Бүгенге сионистик режимның Минаб округына һөҗүмнәре барышында кызлар өчен башлангыч мәктәпкә һөҗүм ясалды. Үлүчеләр саны 40 кешегә җитте, тагын 48 кеше җәрәхәтләнде», – дип хәбәр итә җирле хакимият.
