ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026

Төзелеш министры 2026 ел программалары кысаларында капиталь ремонт барышы турында сөйләде

0

Татарстанда 2026 елгы республика һәм федераль программалар кысаларында йөзләгән социаль учреждениене капиталь ремонтлау планлаштырылган. Бүген ТР Хөкүмәте йортында видео-конференц-элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш тармагындагы вазгыять турында сөйләгән. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел мәгариф өлкәсендә 170 объект яңартылачак. Шуларның 63е – гомуми белем бирү оешмалары. Бу учреждениеләрдәге эшләр 10 процентка әзер. 55 бина актив ремонт стадиясендә.

Министр әйтүенчә, Югары Ослан һәм Мамадыш районнарындагы ике объектта мәктәп азык-төлек блоклары ремонтлана башлаган. Эшләрнең төп өлешенә җәйге каникул башлангач керешергә планлаштырыла, дип искәртте ул. 19 балалар бакчасындагы эшләр 18 процентка әзер. Биш ресурс үзәгендәге ремонт 19 процентка, тулай тораклардагы эшләр 11 процентка башкарылган.

Сәламәтлек саклау тармагында 96 объектта ремонт ясалачак. Планлаштырылган 33 фельдшер-акушерлык пунктының 31ендә эшләр башланган. 33 балалар өчен сөт ризыклары тарату пунктында ремонт 45 процентка башкарылган, эшләр барлыгы 21 объектта алып барыла. 25 стационар яңартыла, хәзерге вакытта эшләр 20 учреждениедә башкарыла. Планлаштырылган биш поликлиниканың өчесендә ремонт эшләре башланган.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә планга 23 объект кертелгән. Сигез балалар сәламәтләндерү лагерендә капиталь ремонт 45 процентка, ә өч яшүсмерләр клубында 39 процентка әзер.

Мәдәният өлкәсендә ремонт 38 учреждениегә кагылачак. Планлаштырылган 22 мәдәният йортының 19ында эшләр бара, алар 15 процентка әзер. Биш балалар сәнгать мәктәбендә эшләр 5 процентка әзер.

Спорт министрлыгы линиясендә 25 объектның бишесендә эшләр алып барыла. Ремонт 8 процентка әзер. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 28 объектны ремонтлый. Эшләр 22 процентка төгәлләнгән. Экология тармагындагы 25 объект 30 процентка әзер.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы 42 муниципалитеттагы 706 бинаны үз эченә алган күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында аерым хәбәр итте. Планга Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарындагы 44 йортта 99 лифтны алмаштыру да кертелгән

Бүгенге көндә 363 йортта подрядчылар билгеләнгән. 92 йортта эшләр башланган. Программаның гомуми үтәлеше 5 процент тәшкил итә. Калган объектларда әзерлек эшләре бара. Ремонтка апрель азагына кадәр керешәчәкләр.