ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026

Казанда бушлай татар теле курслары башлана

0

3 мартта Казанда чираттагы бушлай татар теле курслары башлана. Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала. Аларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казан мэриясе оештыра. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәресләр Казан шәһәре башкарма комитетында атнага бер тапкыр ике төркемдә узачак. Курслар алты атна дәвам итәчәк.

Башлангыч төркем һәр сишәмбе 18:00-20:00 сәгатьләрдә шөгыльләнәчәк. Дәресләрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» бөтенроссия һөнәри конкурсы призеры, шагыйрә һәм татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова үткәрәчәк.

Телне өйрәнүне дәвам итүче төркемдә дәресләр һәр чәршәмбе 18:00-20:00 сәгатьләрдә узачак. Педагог – «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан шәһәре мэры стипендиаты, күпсанлы татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова.

Татар теле курсларына сылтама аша язылырга мөмкин.