ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026

Татарстанда авыл халкын яшелчә орлыклары белән тәэмин итү өчен 30 миллион сум бүленгән

0

Быел Татарстанда авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү өчен - 30 миллион, шул исәптән беренче тапкыр орлыклык бәрәңгегә 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан кулланучылар берлегенең идарә рәисе Рашат Шәймәрданов ТР Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләре җыелышында шул хакта хәбәр итте.

«Бу 200 тонна югары сыйфатлы утырту материалы сатып алырга мөмкинлек бирәчәк, - диде ул. - Авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасы уңышлы тормышка ашырыла».

Мул уңыш җыеп алу нәтиҗәсендә кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары халыктан 7,7 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 6,2 мең тоннадан артык яшелчә сатып алган, дип билгеләп үтте Шәймәрданов.

«Ярминкәләр барышында 1,8 мең тонна бәрәңге һәм 1,6 мең тонна яшелчә сатылды, шулай ук ваклап сату челтәре аша сату өчен кышкы чорга запаслар булдырылды», – дип искәртте ул.