Татарстанда 100 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент «Аҗаган 2.0» уенында катнашачак
Татарстанда 11-23 яшьлек 100 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уены этапларында катнашачак. Аларга үзләрен шартлы-хәрби белгечлекләрдә (пилотсыз очкыч операторы, командир, хәрби хәбәрче, штурмовик, табиб, инженер-сапер һәм элемтәче) сынап карарга туры киләчәк. Һәр отряд 10 кешедән тора, анда һәркемнең үз роле бар.
«Аҗаган 2.0» уены цифрлы технологияләр кулланып уза. Уен барышында катнашучылар ориентлашу, үз-үзеңне саклау һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үстерә, ил тарихы турындагы белемнәрен киңәйтә, заманча технологияләрне үзләштерә. Проект шулай ук команда эшен, тактик фикерләү, лидерлык сыйфатларын һәм җаваплылыкны үстерүгә юнәлдерелгән.
Укучылар һәм студентларга уенда катнашу өчен ун кешедән – сигез егет һәм ике кыздан торган команда җыярга һәм өлкәннәр арасыннан остаз сайларга кирәк. Нәкъ менә остаз уенның рәсми сайтында 31 мартка кадәр гариза бирергә тиеш.
