ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

0

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителә.

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында кертелгән чикләүләр дә бетерелде.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда беренче тапкыр ракета һөҗүме куркынычы игълан ителүе хакында язган иде. Түбән Кама һәм Әлмәттә җәмәгать транспорты хәрәкәтенә чикләүләр кертелде, ә Казанда мәктәп укучылары яшеренү урыннарына төште.