ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026

Татарстанда 25 мең мигрантка кызамыкка каршы прививка ясарга ниятлиләр

0

Быел Татарстанда 25 мең мигрантка кызамыкка каршы прививка ясарга ниятлиләр. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Кызамыкка каршы вакцинация ясатучылар тотрыклы рәвештә арта, әмма прививка алмаган кешеләр бар әле. Быел 31 200 кешегә прививка ясарга ниятлибез. Аларның 25 меңе – мигрантлар», - дип аңлатты Авдонина.

Февральдә республикада кызамыкның ике очрагы теркәлгән.