ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026

Екатеринбургта «Урал сандугачы» татар җыры бәйгесендә катнашырга чакыралар

0

Екатеринбургта «Урал сандугачы» төбәкара татар җыры башкаручылар фестиваль-конкурсы үтәчәк. Бу хакта «Урал аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Конкурста катнашуга солист-вокалистлар, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, музыка коралларында башкаручылар чакырыла.

Катнашучыларның яшь төркемнәре:

- 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәр; - 18 яшьтән 35 яшькә кадәр; - 36 яшьтән өлкәнрәк («Резеда» номинациясе).

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- ялгыз җырлау; - вокаль, вокаль-инструменталь ансамбльләр; - инструменталь иҗат.

Беренче фестиваль 2004 елда узды. Фестиваль оештырыла башланган дәвердән бирле ул Урал татарларының брендына әверелде. Анда Урал федераль округы, Идел буе төбәкләре, Үзәк Россия һәм Себер өлкәләреннән килгән яшь талантлар катнаша.