Рөстәм Миңнеханов Халыкара кышкы спорт төрләре Россия-Кытай фестиваленә килде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Благовещенскига килде. Аэропортта аны Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов каршы алды.
Сәфәр барышында Татарстан лидеры берничә объектта һәм истәлекле урыннарда булырга, шулай ук «ЗимФестАмур» Халыкара кышкы спорт төрләре Россия-Кытай фестивален ачу тантанасында катнашырга планлаштыра. Чара 28 февральдән 1 мартка кадәр Амур елгасы бозында, ике дәүләт чигендә узачак.
Быел ярышларда беренче тапкыр кунак регионнар катнаша: Россия ягыннан — Татарстан, Кытай ягыннан — Аньхой провинциясе. Татарстан уеннарга Казанның «Ак Бүре» спорт мәктәбеннән 9-10 яшьлек яшь хоккейчылар командасын җибәрде. Старт матчында алар Хэйлунцзян һәм Аньхой провинцияләре җыелмаларыннан яшьтәшләре белән очрашачак. Яшь спортчыларга өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов ярдәм итәчәк, ул Амур хоккейчылары өчен мастер-класс үткәрәчәк.
Яр Чаллыдан «КАМАЗ Мастер» командасы йөк машиналарының чыгышларын күрсәтәчәк. Амур бозында парлы дрифтны команда җитәкчесе, «Дакар»ның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев һәм спорт мастеры Алмаз Әхмәдов күрсәтәчәк. Автоспорт ярышларында шулай ук ралли-кросс буенча Европа чемпионы Айдар Нуриев, дрифт буенча Россия чемпионаты призеры Тарас Шатов һәм Казан югары машина йөртү осталыгы мәктәбенә нигез салучы Олег Шатов чыгыш ясаячак.
Татарстаннан дүрт спортчы кышкы йөзү буенча 25 һәм 50 метрлы дистанцияләрдә, шулай ук команда эстафетасында катнашачак.
Фестивальнең мәдәни программасына республиканың иҗат делегациясе җәлеп ителгән. Кунаклар өчен халык-сәнгать һөнәрләре күргәзмәсе оештырыла. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова, Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев чыгыш ясаячак.
Фестиваль Амурда 2017 елдан бирле үткәрелә һәм Россия-Кытай спорт хезмәттәшлегенең төп вакыйгасына әверелде. 2025 елда ул 300гә якын катнашучыны җыйды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан белән Амур өлкәсенең хезмәттәшлеге 2006 елдан гамәлдә булган килешү белән җайга салына. Республика төбәккә нефть продуктлары, ашламалар, йөк техникасы, медицина җиһазлары һәм башка продукция җибәрә. Амур өлкәсендә яшәүче 100 дән артык кеше Татарстан югары уку йортларында белем ала. Яклар машина төзелешендә, судно төзелешендә, сәүдәдә хезмәттәшлекне киңәйтергә һәм Кытай һәм Тын Океан төбәге илләре белән хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыралар.
