ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Татарстанда томан һәм бераз кар явуы көтелә

0

Бүген, 27 февральдә, Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны-урыны белән, шул исәптән Казанда да, төнлә үк башланган кар (уртача) көндез дәвам итәчәк, әмма кар яву интенсивлыгы бераз кимиячәк.

Кайбер районнарда төнге сәгатьләрдә төшкән томан иртән дә сакланачак. Көньяк-көнчыгыштан көньяк һәм көньяк-көнбатышка юнәлешне үзгәрткән җилнең көче 4 тән 9 метрга кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда кабат бозлавык хасил булачак.

Тәүлекнең якты вакытында төбәк буенча һава -2, -7 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – -2, -4 градуска кадәр).