ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

«иВолга» яшьләр форумында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

0

«иВолга» яшьләр форумының гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Быел чарага Россиянең төрле төбәкләреннән якынча 1,5 мең делегат җыелачак. Форум 24-31 июльдә Самара өлкәсенең Мастрюков аланында узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Форумның төп темасы: «Россия коды: күптөрлелектә бердәмлек». Тема РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан формалаштырылган.

Форумны уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Чараның программасында белем бирү һәм мәдәни чаралар, шулай ук грант конкурслары, стажировкалар һәм киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге каралган. Форум уздырыла торган урында инклюзив мохит булдырылачак һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен махсус шәһәрчек оештырылачак.

Катнашу өчен гаризаны «Росмолодежь.Форумы» платформасында җибәрергә мөмкин, дип өстәделәр ведомствода.