Лаешта махсус операция хәрбиләренә һәйкәл һәм аналарга мәңгелек дан монументы куелачак
Лаешта геройлар истәлеген мәңгеләштерүче яңа мемориаль объектлар барлыкка киләчәк. Эшлекле киңәшмәдә быел урнаштырылачак һәйкәлләрнең макетлары турында фикер алыштылар.
Утырыш район башлыгы Илдус Зарипов, башкарма комитет белгечләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашында узды.
Төп проект – махсус хәрби операция катнашучыларына һәйкәл. Моннан тыш, аналарга мәңгелек дан монументы урнаштырылачак.
Шулай ук тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлнең концепциясен яңарту планлаштырыла.
«Без Ватаныбызны саклаган һәм яклаган һәркемнең истәлеген сакларга бурычлы. Бу һәйкәлләр балаларыбызга һәм оныкларыбызга геройларның янәшәдә яшәвен һәм аларның батырлыклары мәңгелек булуын искәртеп торачак», - дип ассызыклады Илдус Зарипов.
Махсус хәрби операция катнашучыларына һәйкәлне Җиңү паркында, ә аналарга мәңгелек дан монументын Дан аллеясында урнаштырачаклар. Эшләрне 9 майга тәмамларга планлаштыралар.
Фото: ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
