Васил Шәйхразыев Удмуртиядә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Удмуртия Республикасына эш сәфәре дәвам итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Ижаудагы Удмуртия халыклары дуслыгы йортында төбәк татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашкан.
Чарада Удмуртиянең төрле районнарыннан килгән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты. Васил Шәйхразыев иҗтимагый оешмаларның Татарстан белән Удмуртия арасындагы тыгыз хезмәттәшлекне һәм милләтара татулыкны ныгытудагы ролен искәртте. Очрашу барышында милли мәдәниятне үстерү һәм 2028 елда Ижауда узачак федераль Сабан туена иҗтимагый инициативалар җәлеп итү мәсьәләләре турында җанлы фикер алышу үткәрелде, диелә хәбәрдә.
