ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Камил хәзрәт Сәмигуллин Сызрань мөселманнары белән очрашты

0

25 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Самара өлкәсенең Сызрань шәһәренә сәфәр кылды. Изге Рамазан аенда шәһәр мөселманнары белән очрашуга аны Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин чакырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында Камил хәзрәт ифтарның шәрәфле кунагы булды. Авыз ачу мәҗлесе «Азан» мәчете һәм «Сәлам» иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Сәлам» оешмасына 10 ел тулу уңаеннан уздырылды. Ун ел дәвамында Рамазан аенда мәчеттә ифтарлар һәр көнне үткәрелә, ә бүгенге махсус ифтар «Сәлам» оешмасының юбилее уңаеннан йомгак ясауга багышланды. Ифтарда Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, «Сәлам» оешмасы рәисе Ильяс Шәкүров, имам-ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, «Азан» мәчете имамы Фәрит хәзрәт Ибраһимов, шулай ук Сызрань шәһәре һәм Сызрань районының барлык имамнары, иҗтимагый оешма лидерлары катнашты. Барлыгы – 250гә якын кунак.

Камил хәзрәт ифтарда катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан мөселманнарыннан ихлас күңелдән сәламнәр тапшырды, Рамазан ае бөтен дөньяда кешеләрне берләштерә, дип ассызыклады. Камил хәзрәт җирле мөселманнарга Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның мөһимлеге, изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән күп санлы әҗер-саваплар турында сөйләде.