ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Татарстанда илкүләм проект кысаларында бер елда 7,6 мең кешене бушлай яңадан укытачаклар

0

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында бушлай яңадан уку өчен гаризалар кабул ителә башлады. Быел барлыгы 7,6 мең татарстанлыны яңадан укыту планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

Республикада яшәүчеләргә «Россия эше» порталында 32 белем бирү программасы тәкъдим ителгән. Алга таба яңа программалар да барлыкка киләчәк, дип белдерделәр ведомствода.

Укыту хезмәт базарында иң зур ихтыяҗдан файдаланучы һөнәрләр, вазифалар һәм белгечлекләр исемлеге нигезендә оештырылган. Бу – бухгалтер, мәгълүматлар базасы администраторы, веб-разработчик, автобус һәм йөк машинасы йөртүчесе, кунакханә администраторы, техник ярдәм күрсәтү белгече, тегүче һәм башкалар.

Яңадан уку өчен «Россия эше» порталына гариза юлларга кирәк, дип аңлаттылар министрлыкта.