Әгерҗе районында пенсионерга мошенниклар урлаган 300 мең сум акчасын кире кайтарачаклар
Әгерҗе районы прокуратурасы пенсионер хатын-кызга мошенниклар урланган 300 мең сум акчасын кире кайтарачак.
ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның июлендә мошенниклар хатын-кызны акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергән. Алдаганын аңлаган пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре счетның хуҗасын ачыклаган. Ул Новосибирск шәһәреннән 18 яшьлек кыз булып чыккан.
Суд дроппер кызны акчаларнв кире кайтарырга мәҗбүр иткән. Урланган акчаларның пенсионерга кире кайтарылуын прокуратура контрольдә тотачак.
