ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Әтнә районында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме арткан

0

2025 ел нәтиҗәләре нигезендә Әтнә районында авыл хуҗалыгы тармагы тотрыклы үсеш күрсәткән. Бу хакта Әтнә муниципаль районы советы сессиясендә район башлыгы Рөстәм Хисамиев белдерде.

Аның сүзләренчә, узган елда район җитәкчелегенең төп игътибары барлык тармакларның, аеруча агросәнгать комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Матди-техник базаны ныгыту һәм хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдалану икътисади күрсәткечләрне яхшыртырга мөмкинлек биргән.

«2025 ел нәтиҗәләре нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре 8,8 миллиард сумнан артык продукция җитештерде һәм 7,3 миллиард сумнан артык керем алды. Бу 2024 ел белән чагыштырганда продукция күләме 2,5 миллиард сумга, ә акчалата керем 2,1 миллиард сумга арткан дигән сүз», – дип авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләргә аерым тукталып үтте район башлыгы.

Район башлыгы шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә заманча технологияләр куллану мөһим, дип ассызыклады. Бу юнәлештәге эшләр быел да дәвам итәчәк, дип көтелә.

Чыгышын йомгаклап, Рөстәм Хисамиев район икътисадының нигезе булган игенчеләр һәм терлекчеләр хезмәтенә югары бәя бирде. 2026 елда да агросәнгать тармагында югары күрсәткечләргә ирешү төп бурычларның берсе булып кала.