ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Анталиядә «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме каршында балалар вокаль ансамбле оешты

0

Төркиянең Анталия шәһәрендә «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме каршында балалар вокаль ансамбле барлыкка килде, Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җырларга теләгән балаларның музыкаль сәләтләрен тикшереп, төркемнең җитәкчесе - музыка белгече, композитор, автор-башкаручы Гөлназ Җиһангирова беренче дәрес үткәрде.

Нәни музыкантлар, Анталия шәһәрендә оешып, еллар буе актив эшләп килгән «Татарстан мәдәни җәмгыяте»нең милли мәдәниятебезне таныту миссиясенең дәвамчылары буларак, Төркиядә узучы милли чараларда, конкурс-фестивальләрдә, Анталия шәһәрендә 24 майда узачак Сабан туенда чыгыш ясар дип көтелә.

Киләчәктә балалар һәм яшүсмерләр өчен рәсем, өстәл уеннары, шахмат дәресләре дә оештырылачак.