ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Татарстанның балалар лагерьларында әдәби сәгать барлыкка киләчәк

0

Татарстанның балалар лагерьларында җәйге сәламәтләндерү сезоны башлану белән әдәби сәгать барлыкка киләчәк. ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Радиорубка аша татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләре, язучыларның әсәрләреннән өзекләр, патриотик җырлар яңгыраячак», - дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, балаларны савыктыру лагерьларында сменаларның профильле программаларына карата таләпләр катгыйландырыла. Конкрет нәтиҗәгә басым ясалачак: балалар ниндидер яңа һәм файдалы әйберләр өйрәнергә яки белергә тиеш.